Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тарткан бер сигарет гомерне биш минутка кыскарта

Россия Федерациясендә Бөтендөнья тәмәкесез көн айлыгы «Тәмәке һәм йөрәк» девизы астында бара. Ул шулай дип юкка аталмаган.

Беренче Бөек Ватан сугышы барган елларда 6 млн кеше һәлак булган, чума 100мең кешене алып киткән. Табигый катаклизмнар аркасында йөзәрләгән мең кеше корбан була. Ә Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, тәмәкедән 500млн кешенең гомере өзеләчәк. Шуңа карамастан, кешелек әле тәмәкенең никадәр дәрәҗәдә зыян салуы турында аңлап бетерми.
«ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалының гомуми гигиена табибы Надежда Костюк аңлатуынча, тәмәке тартуның беренче чираттагы профилактикасы ул – дөрес мәгълүмат бирү. Бер сигарет тартканнан соң гына да сулыш органнары кысыла, какырык бүленеп чыгу көчәя, ютәл килеп чыга, еш кына астма өянәге барлык­ка килә. Тәмәке төтене үпкәдә рак тәнчекләре бүленүгә һәм таралуга сәбәп була. Тарткан һәр сигарет 5тән алып 15 минутка кадәр  гомерне ала.
– Россиядә санитар законнар яшәп килә, – дип сөйли Надежда Костюк. – Гражданнар аның таләп­ләрен үтәргә бурычлы. Әйтик, гражданин балаларының сәламәтлеге, гигиена тәрбиясе һәм аларны өйрәтү турында кайгыртырга тиеш.  Ул шулай ук башка гражданнарның сәламәтлегенә, тирә-юньгә зыян китерергә тиеш түгел. Димәк, тәмәке тартучы тарта икән, ул үзенең сәламәтлеге турында да кайгыртмый, башкаларны да «пассив тәмәке тартуга» китерә, законны боза. Тәмәке тартуга каршы көрәш 2013 елның 23 февралендәге федераль законга нигезләнеп алып барыла.
Закон буенча ачык һавада тәмәке тарту махсус билгеләнгән урыннарда яисә  вентиляция куелган аерым биналарда гына рөхсәт ителә. Алга киткән илләрдә, мәсәлән, җәмәгать урыннарында тарту бөтенләй тыелган.
Әмма Җир шарындагы халыкның 40% «төтен» чыгаруын дәвам итә.
Бәлки, туктарга вакыт җиткәндер? Чираттагы тәмәкене кулга алу белән аның нинди зыян китерүен искә төшерик. Сәламәтлегебез бары үзебезнең кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев