Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тарихи һәйкәлне бергәләп торгызыйк

Яшел Үзәннең «Тарихи» мәчетендә күләмле төзекләндерү эшләре бара. Катнашып калырга ашыгыйк, савабы – үзебезгә.

Исеме җисеменә туры килгән бу беренче иман йорты Яшел Үзәндә 80нче елларда халык көче белән барлыкка килгән дә инде.
Совет чорында да аны төзүдә бик күп кеше катнашкан. Файдалануга тапшырылганнан бирле мәчет халыкка һәр көнне хезмәт итеп, Ислам кануннары буенча гыйбадәтләр кылынган. Яшел Үзәнебез зурайган һәм дин юлына басучылар күбәйгән саен шәһәребездә тагын иман йортлары ихтыяҗы туа. Нәтиҗәсе күз алдыбызда: яшел үзәнлеләр бер генә түгел, тагын ике мәһабәт мәчет төзеп, файдалануга тапшыра алды. Хәзер Яшел Үзән мөселманнары өр-яңа иман йортларына йөреп шатлана. Өстәвенә, алар шәһәрнең матур архитектура ансамбльләре дә булып тора. Әмма аңа карап, тарихи мәчетнең һич тә буш торганы юк. Чөнки аның инде дүрт дистә еллык үз тарихы бар. Әлбәттә ки, биналар да мәңгелек түгел, искерәләр, коммуникацияләре дә туза, заманча рух таләп ителә башлый. Ул вакытта инде вак-төяк ремонт белән генә туктап калып булмый. Мәчет бинасына капиталь төзекләндерү эшләре алып бару ихтыяҗы барлыкка килгән.

Дөрес, мәчеттә ремонт эшләре былтыр ук баш лан ган инде. Башлап җибәрү чесе һәм башкаручысы шә һәрнең ПСК «Грин-строй» проект-төзелеш компаниясе һәм аның җитәкчесе Илгиз Җамалетдинов (бабасы – Әмин ага бу мәчетне төзегәндә актив катнашкан).

– Мин бу мәчеткә укырга 1нче сыйныфтан ук килдем. Шушында ислам нигезләрен өйрәндем. Укытучым да Габделхәмит хәзрәт үзе иде. Хәзер дә намазларга шушы мәчеткә йөрергә тырышам, – дип сөйли Илгиз Җамалетдинов. – Әмма мәчет бинасының ярылган стеналарын, тузган урыннарын күреп, кеше өстенә ишелеп төшмәсә ярар иде дип куркып йөри идем. Ремонтны үз көчебез белән башкарып чыгарбыз дип уйлап, эшләрне былтыр башлап җибәрдек. Ә кухнясын 2018 елда яңарткан идек. Шулай итеп, 2020 елда төп эшләрнең берсе – фундаментын ныгыттык. Быел эчке өлешенә тотынгач, эш өстенә эш чыгып кына тора, чыгымнар да без планлаштырганнан күбрәк таләп ителә.

Биредә бу компания хез мәткәрләре шактый гына эшне үзләре башкарган инде, аларга ярдәм итәргә килүче мөселманнар да байтак булган. Стеналарын яхшылап ныгытканнар, идән-түшәмнәре бөтенләй икенче материалларга алмаштырылган. Җылыту, су һәм электр системаларын да тулысынча ясарга өлгергәннәр. Тәрәзәләрне яңаларын куйганнар. Ә идәне, заманча, җылы була, өстенә ковролин җәеләчәк, яңа матур люстралар да эленәчәк. Тагын планлаштырылган зур эшләрнең чираттагысы – түбәсен алмаштыру. Әлбәттә, әлеге күләмле ремонтка шактый гына финанс чыгымнары таләп ителә. Боларны ремонтка батырчылык итеп тотынган бер оешма үзе генә күтәрә алмас. Бу көнгә мәчеткә бирелгән сәдака акчалары да, кайбер иганәчеләр ярдәме дә ремонтка кертелгән инде. Гомумән, Аллаһ йортын торгызуга, аңа заманча төс кертергә һәртөрле ярдәм дә урынлы булыр.

Пандемия сынаган, Туган телләр һәм халык лар бердәмлеге игълан ителгән елда саваплы гамәлләр кылырга юл ачыла, – дип сөйли, Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе, имам-хатиб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, яшел үзәнлеләргә мөрәҗәгать итеп.

Тулысынча язманы газетабызның 18нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев