Танылган җырчыны ире белән аерылышканнан соң 10 ел узгач кызы кабат кавыштырган
***
Җырчы Сиринә Зәйнетдинова үзенең шәхси тормышы турында сөйләгән. Иҗатын сөючеләргә сер түгел: артист инде өченче тапкыр кияүдә. Әмма өченче никахы – беренче ире Айрат белән. 10 елдан соң янә кавышкан алар.
Җырчы “Туган тел” каналында “Сер итеп” тапшыруында шул хакта сөйләгән.
Сиринәнең беренче ире белән аерылышуының сәбәбе холыкларының туры килмәвенә бәйле. Әмма әлеге никахтан аларның кызлары туган.
Берникадәр вакыттан соң җырчы икенче тапкыр кияүгә чыккан. Әмма бу юлы да гаилә тормышы барып чыкмаган.
– Беренче ирем белән яңадан кавышуыбыз очраклы гына булды. Ул кызыбыз белән кинога барырга тиеш иде. Әмма Эльвина, дәресем күп, чыгарылыш имтиханнарына әзерләнәсем бар, дип, кинога барудан баш тартты һәм билет юкка чыкмас өчен, бергә баруыбызны тәкъдим итте. “Сөйләр сүзләрегез бардыр. Сез – бер-берегезгә чит кешеләр түгел”, – дигән ул.
“Кинога барганнан соң ирем белән яңадан аралаша башладык. Шуннан соң берникадәр вакыт узгач, янә бер түбә астында яши башладык”, – дип сөйләп үткән Сиринә. Аның әйтүенчә, хәзер ул бик бәхетле. Яңадан бергә яши башлауларына 5 ел узган инде. Икенче иренә килгәндә, җырчы аның белән аралашмый. “Тыныч кына аерылыштык”, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев