Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТАНЫЛГАН КАЗАН ТЕЛЕРЕЖИССЕРы ИЛЬСУР САДЫКОВ ВАФАТ

Татарстанда танылган телережиссер Илсур Садыйков 7 ноябрьдә Казанда вафат булды. Аңа 56 яшь иде, аның нәрсә белән авырганы хәбәр ителми.

Бүген, дүшәмбе көнне, 9 ноябрьдә телережиссерны җирләделәр.

Илсур Садыйков Казан дәүләт университеты студенты булганда Казан телевидениесенә эшкә килә. Бу 1985 ел була. Шуннан бирле телережиссер бик күп шәп тапшырулар төшерә һәм күп кенә лаеклы укучылар тәрбияли.

Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары, соңгы айлар Садыйков гаиләсе өчен авыр булды, дип яза. Җәен режиссерның сеңлесе вафат була, күптән түгел аның әнисе һәм әтисе бакыйлыкка күчә.

Мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев