Танылган актриса вафат
***
Россиянең халык артисткасы Евгения Добровольская 60 яшендә вафат булды, дип хәбәр иттеләр Чехов исемендәге МХТда.
"Моны әйтү бик кыен һәм кабул итеп тә булмый... Евгения Добровольская үлде. Россиянең халык артисткасы, аны чыннан да бөтен ил яратты. Сәнгать театрының әйдәп баручы актрисасы, 33 ел эчендә аның сәхнәсендә дистәләгән төп рольләрне уйнады ул", - диелә театрның Telegram-каналында.
Соңгы елда ул көчле авыруга каршы көрәшкән, әмма өметен өзмәгән. Тик яман чир җиңгән...
Хушлашу көне һәм вакыты турында өстәмә хәбәр итәчәкләр, дип өстәделәр МХТда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев