Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Танайлыларның язмышы –­ авылдашлары кулында

Татар Танае авылындагы 50 паҗма үзләренең өйләрен һәм бакчаларын су басудан куркып гомер итә. Аларның 30ы 2018 елда су астында калды.

Агымдагы елның язы, кыш көне кар күп явып, туң катмау сәбәпле, тыныч узды, эрегән сулар җиргә сеңә барды һәм бу юлы бәла танайлыларны урап узды. Әмма быелгы яңгырлы җәй һәм 2020 елның кышы нинди килер – авыл халкының күңелендә инде киләсе яз ташулары бүгенннән үк курку уята.

«Ярдәм итегез! Батабыз!» чакыруын ишетеп авылга чапканда һәм журналистлар белән бу теманы күтәреп чыкканда, әлеге проблема һәркемнең йөрәгенә барып җитте һәм барысы да ярдәмгә ташланырга әзер кебек тоелган иде. Район башлыгы белән авылларда йөреп күп кенә җыеннардан соң, бу катлаулы карар кабул ителде – дамба кирәк! Нигә катлаулы дисезме? Чөнки «әмма»лар бик күп! Беренчедән, бюджетка аңа акча салынмаган (аңлавыгызча, сумма бик зур – сүз унар миллион турында бара). Шулай ук, дамба төзер өчен ярак­лы җир (грунт) табарга кирәк. Техника табарга һәм аларга түләргә. Әлеге корылманың проектын төзергә...
Бүгенге көндә әлеге эшләрнең зур өлеше инде башкарылган. Проект әзер. Техника хакында район башлыгы белән «Каздорстрой» җитәкчелеге арасында килешү бар. Дамба төзелешенә материал алыначак участоктан туфрак анализы ясалган – ул туры килә. Әмма Экология министрлыгы рөхсәтеннән башка аны кулланырга ярамый. Хәтта, бу мәсьәләне дә район җитәкчелеге уңай якка чишә алды. Дөресен әйткәндә, хакимият тырышлыгы аркасында су басудан коткарачак дамбаны төзүгә бары да әзер. Ләкин кабат тагын бер «әмма» килеп туды...
Дамба проект буенча Татар Танаенда яшәүче милек хуҗалары Фәрит Гыйззәтуллин һәм Фатыйховлар гаиләсе җирләре аша уза. Төзелеш өчен 180 м.кв, ягъни һәр участоктан ике сутыйдан да кимрәк мәйдан кирәк. Хәзерге вакытта Фатыйховларның олы апалары Люция ханым һәм икенче участок хуҗасы Фәрит белән сөйләшүләр алып барыла. Бу ярдәмчел, кеше хәленә керә белә торган милек хуҗалары каршы килмәс һәм шулай итеп авылдашларына чираттагы ташу корбаннары булуга юл куймаслар, дип бик тә ышанасы килә. Хәзерге вакытта дамбаның төзелү-төзелмәве бары тик алардан гына тора.

Фотолар редакция архивыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X