Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тамакны дәвалый беләбезме?

Көннәр суытып җибәрү белән салкын тию, чирләп китү очраклары кискен рәвештә арта. Иммунитетка бәрелгән иң беренче һөҗүм тамактан башлана. Ангинаны тиз арада җиңәргә сәләтле берничә иң нәтиҗәле халык ысулын җыйдык.

Тамак ялкынсынуын организмда яшәүче инфекция тудыра. Салкында туңу, иммунитетның көчсезләнүенә һәм бактерияләрнең үсешенә китерә. Ангинаны еш кына авыру кешедән йоктырырга мөмкин. Иммунитетка һөҗүм иткән «кунакны» җиңәргә ярдәм итү өчен, тамакны еш чайкарга кирәк. Иң яхшысы, диңгез тозы ярдәм итә – барлык салкын тию тикмәгә генә диңгездә юкка чыкмый. Әгәр дә тозның андые кул астында булмаса, гади тоз ярдәмгә киләчәк. Бер чәй кашыгы тоз белән бер тамчы йодны бер стакан җылы суда болгатабыз. Көнгә кимендә 10 тапкыр тамакны шул су белән чайкатабыз.
Антисептик үзлекләргә ия үлән төнәтмәләре дә тамак ялкынсынуы белән көрәшергә ярдәм итә. Бу исемлеккә календула, ромашка, шалфей керә. Аш кашыгы чәчәкләрне бер стакан кайнар су белән 20 минут төнәтәләр. Шул төнәтмә белән һәр ике сәгать саен чайкарга кирәк.
Бал һәм барлык умартачылык продукт лары бактерияләргә каршы үзлекләргә ия. Бал яки прополис эремәсе салынган су белән генә дә авыз куышлыгындагы барлык бактерияләрне «юып» алырга була. Әмма умартачыларда ангинаны дәвалауның үз ысуллары бар. Бу бал белән тулы кәрәзләрне кортлар япкан элпә. Әлеге матдәне бөҗәк организмы җитештерә. Бал алу өчен мондый «капкачларны» умартачылар пычак белән кисеп алалар һәм банкаларга җыялар.
Тамагы авыртканда, бер бал кашыгы әлеге чәер сыман продуктны (перга) авызга алып чәйниләр. Мондый сагызны 20 минут дәвамында чәйнәү киңәш ителә. Бу бактерияләрне юк итү буенча иң үтемле ысул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X