Таксистлар эшмәкәргә әвереләчәк
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан республикабыз тагын бер пилот проектында катнаша.
Махсус салым режимы – һөнәри керемгә салым буенча тәҗрибә үткәрелә.
– Безнең алда үз мәшгульләрне күпләп проектта катнашырга җәлеп итү максаты тора. Юл-транспорт министрлыгы, шәхси автомобильләрендә пассажирлар ташу хезмәте күрсәтүчеләрне күләгәдән чыгару ысулын табарга тиеш. Проектта катнашырга тиешле затлар өчен стимул һәм ярдәм чаралары булдырылсын. Мәсәлән, кайсыбер теркәлү, рәсмиләштерү һәм административ процедураларны җиңеләйтү, гадиләштерү белән, – дип аңлатты ТР премьер министры Алексей Песошин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев