Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Таһир Һадиев: Конституциягә төзәтмәләр кертү кешеләрнең табигатькә мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк

ТР Дәүләт Советының Экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары илнең Төп законында әйләнә-тирә мохитне саклау өстенлеген беркетүнең мантыйклылыгын ассызыклады.

Табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга кагылышлы Конституциягә төзәтмәләр кертү, ил һәм кешеләр тирәсендә дөнья чистарак булсын өчен, Россия Президенты һәм депутатларның законлы алымы булып тора. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев әйтте.

"Бу Президентның да, депутатларның да безнең ил, безнең әйләнә-тирәбездә дөнья чистарак булсын өчен закончалыклы алымы. Һәркем безнең һәм балаларыбызның саф һава сулауларын, суга якынрак булуын тели. Ә соңгы йөз елда без бик күп нәрсә майтардык", - диде ул.

Россия җәмгыятен акрынлап экология мәсьәләләре борчый башлады. Әмма бер көндә барлык кешеләрнең бу мәсьәләләргә мөнәсәбәте үзгәрә алмый. Россиядә акрынлап алып барыла торган мондый планлы эш, булган хәлләргә башкача карарга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде Һадиев.

"Бер көн эчендә кешене алыштыру бик авыр, ә акрынлап мондый эш барачак. Вакыт үтәр һәм без үзгәрәчәкбез һәм: "Элек без ничек шулай эшләдек икән?", - дип үзебезгә шаккатарбыз”, - дип ассызыклады спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев