Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Таһир абый тавышы

Беркөнне «Татар радиосы»н кабызган идем, анда 60-70 еллардагы популяр җырларны тыңлаттылар.

Башкаручылары: Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Сөләйман Йосыпов, Фәридә Кудашева, Флера Сөләйманова, Таһир Якупов һ.б. Шул чорда авылда радио тыңлап үскәнгә күрә, күңелемә бик якын булды, барлык эшемне ташлап, ул җырларны тыңлап утырдым. Бигрәк тә Таһир абый Якуповның җырлавы ошый иде миңа. Ул җырларны ишеткәч, бала чагым искә төште...

60 еллар ахырында Казан артистлары безнең авылга концерт белән килеп төште. Бәхетебезгә каршы, ул көнне ике концерт булды: көндез сәгать өчтә — балалар өчен (ул вакытта балалар күп иде бит!), ә кичен — өлкәннәргә. Җырчылар Сөләйман Йосыпов, Таһир Якупов, гармунчы Фәйзи Биккинин, скрипкачы-композитор Заһид Хәбибуллинны тере килеш күрергә насыйп булды безгә. С.Йосыповның «Грузин чәе», «Алма бакчасы» җырлары истә калган, Ф.Биккининның кечкенә генә гармуннарда матур көйләр чыгарып, виртуоз уйнавы, З.Хәбибуллинның скрипкада оста уйнавы күңелдән чыкмый, ташка язылган кебек истә калган. Әмма иң ошаганы – күңелләрне айкап-чайкап, барлык күзәнәкләргә үтеп кергәне, әлбәттә, Таһир абый Якуповның җырлавы.
Авыл клубы сәхнәсенә чыгып басты, өстендә матур кара костюм, ак күлмәк кигән, ә башында – кара бәрхет түбәтәй. Минем дә өйдә соры түбәтәем бар, ә бу – чем кара бәрхет түбәтәй! Баянчысының исемнәрен хәтерләмим, әмма Таһир абый Якуповның җырлары күңелгә сары май булып ятты.

Нияз Мингалиев.

Тулы язма газетаның чәршәмбе санында (№47).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев