Тагын ике ир-ат һәм хатын-кыз Татарстанда COVID-19 корбаны булды
Яшәеш

Тагын ике ир-ат һәм хатын-кыз Татарстанда COVID-19 корбаны булды

Кичә, 9 мартта, ТР буенча коронавирус корбаннарының саны 367гә кадәр җитте.

Төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, коронавируслы тагын өч пациент Татарстан Республикасында вафат булган.

Бу юлы 1938 һәм 1980 елларда туган ике ир-ат, шулай ук 1945 елда туган хатын-кыз вафат була.

Үлемнең сәбәпләрен экспертлар ачыклаган.

Узган тәүлектә республикада коронавирус йоктыручылар 51 кеше иде.
 


Нет комментариев