Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын бер яңа судно суга төште

Горький исемендәге Зеленодольск заводы Россия флотын инфраструктура үсеше һәм чикләрне саклау өчен кирәкле корабльләр һәм суднолар белән тулыландыруны дәвам итә.

18 июнь көнне «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖдә NE012 проектының рейд буксирын суга төшерү тантанасы узды.

NE012 проектының рейд буксиры Россия гвардия заказы буенча төзелгән, аңа Россия чиген саклауда Керчьта хезмәт итәргә туры киләчәк.
Проект ике ел дәвамында эшләнелде һәм аның буенча ике буксир төзеләчәк, аларның беренче чираттагы бурычы – стратегик объект – Керчь күперенең имин эксплуатацияләнүен тәэмин итү.
Чарада Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтенең диңгез идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Петров, Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Анастасия
Бауэр, Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең 6939нчы хәрби часте диңгез хезмәте командиры урынбасары Алексей Коваленко, «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ генераль директоры Александр Филиппов һ. б. катнашты.
– Сезне, чыннан да, безнең өчен тантаналы булган, яңа судноны суга төшергән көндә сәламләвемә шатмын. Бу вакыйга алдыннан ике елга якын киеренке бердәм эш алып барылды. Буксирның маневр мөмкинлекләре һәм техник характеристикалары югары. Ышанам ки, аның киләчәге зур һәм ул лаеклы рәвештә хезмәт итәчәк, – дип билгеләде Сергей Петров, тантананы ачып.
Корабны эшләүче мәгълү матларына караганда, судно үзйөрешле булмаган йөзү чараларын буксировкалау һәм эш палубасында, шул исәптән 0,5 метрга кадәр калынлыкта киселгән бозда, йөкләрне ташу өчен билгеләнгән.
– Заводта төзелгән хәрби корабларның һәм граждан судноларының һәркайсында – һәр завод кешесенең күңел җылысы һәм тырышлыгы. Кадерле горькийлылар, үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, предприятиене һәм илебезне ихлас яратуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Минем шулай ук коллективка күр сәткән ышанычлары өчен әлеге судноны төзүгә заказ бирүчегә рәхмәт белдерәсем килә, – диде заводның генераль директоры Александр Филиппов.
Архитектура-конст руктив яктан бу машина бүлеге уртада урнашкан, ике валлы дизель энергетика җайланмалы, борын өлешендә ике катлы рубка һәм койрык өлешендә ачык эш мәйданы булган бер палубалы судно.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев