Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын бер кат ана капиталы  турында

2017 елда Татарстанның Пенсия фонды Ана капиталы өчен 20 меңнән артык дәүләт сертификаты биргән. Гомумән,  программа гамәлгә ашырыла башланганнан бирле республикада 248 меңнән артык сертификат бирелгән.

Ана капиталы, нигездә  торак шартларын яхшырту өчен тотылган – гариза бирүчеләрнең 91,1 проценты. 184 меңнән артык Татарстан гаиләсе  үзләренең торак шартларын яхшырта алган. Шуларның 160 меңнән артыгы  Ана капиталы акчасы белән торак кредитларын каплаган. Тагын 24 меңнән артыгы торак шартларын кредитсыз гына яхшырткан.

Болардан тыш, ПФРга 12 меңнән артык гариза балаларны укытуга тотуны һәм 52се ана пенсиясенең тупланма өлешенә күчерүне сорап бирелгән.

Сертификат алучыларның 80 меңе Ана капиталын тулысынча тоткан. Программа гамәлгә кертелә башлаганнан алып Ана капиталы өчен  70 млрд.сумнан артык акча түләнгән.

-Бу елның 1 гыйнварыннан  Пенсия фонды Ана капиталы исәбеннән ай саен түләнә торган  түләүләрне алу өчен гаиләләрдән гаризаларны кабул итә башлады. Түләүләр 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче баласы туачак яисә уллыкка бала алачак  гаиләләргә бирелә ала, - дип билгели ТР буенча ПФР бүлеге  җитәкчесе Эдуард Вафин.

Гаиләнең хокукы бармы-юкмы икәнлеген белү өчен  аның соңгы 12 айда булган табышын исәпләп шуны 12гә, аннан соң аны туган икенче баланы кертеп, гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Әгәр дә килеп чыккан сумма  Татарстан Республикасындагы  эшкә сәләтле  гражданынның яшәү минимумыннан (13713 сум) 1,5 тапкыр ким булса, Пенсия фондына барырга һәм гариза язарга була.

Түләү күләме  республикада узган елның II кварталында балалар өчен   билгеләнгән яшәү минимумына(8450 сум) тигез.

Шулай ук балаларга мәктәпкәчә  белем бирүгә дә ана капиталын тотуга  өч еллык мораторий алып ташланган.

Ниһаять, Ана капиталы  программасына  керү 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылган. Ягъни  Ана капиталына хокук  алу өчен баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр туган яисә уллыкка алынган булуы  шарт. Шул ук вакытта сертификатның үзен алу һәм  аны тоту вакыт белән чикләнмәгән.

2018 елда Ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Материнский капитал сертификат программа маткапитала