Тагын бер ир-ат һәм ике хатын-кыз Татарстанда COVID-19 коронавирусыннан вафат булган
Үлем очраклары 415кә җиткән.
29 мартта, төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстанда коронавируслы тагын 3 авыру үлгән дигән мәгълүматны раслады.
Бу юлы 65 яшьтән өлкәнрәк, 1941нче һәм 1933нче елгы 2 хатын-кыз әлеге зәхмәтнең корбаны булды. Моннан тыш, тагын 1952 елгы ир-ат вафат булган.
Корбаннар организмында вирус булу ярылганнан соң билгеләнгән.
Соңгы тәүлек эчендә тагын ун чаллылы Covid - 19 коронавирусын йоктырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев