Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын 86 татарстанлы коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус йогышы белән зарарлануның 86 очрагы ачыкланды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

"8 октябрьгә яңа коронавирус йогышы белән зарарлануның 86 яңа очрагы теркәлгән, республикада үсү буенча — 27 640 очрак», — дип хәбәр итте спикер.

Казанда, һәрвакыттагыча, иң күбе – 27 зарарланучы, Яр Чаллыда – 14, Балык Бистәсе районында – 5 очрак, Түбән Камада 8, Мамадышта – 4, Әлмәт белән Чистайда өчәр, Тукай, Зәй, Алабуга, Биектау, Арчада икешәр, Яңа Чишмш, Мөслим, Минзәлә, Лаеш, Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлки, Алексеевский, Әгерҗедә берешәр очрак теркәлгән.

Табиблар күзәтүе астында, авыручылар белән контактта яки авыру шиге булган 4 мең кеше тора. Тәүлек эчендә коронавируска 8,3 мең тест үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев