Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын 54 татарстанлы коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 54 очрагы ачыкланган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Шуларның 1се - читтән кергән, 53е - контактлы. 19 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 35 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 26, Яр Чаллыда-14, Актанышта – 1, Әлмәттә – 2, Апаста – 1, Яшел Үзәндә – 2, Лениногорскида – 1, Мамадышта – 1, Түбән Камагында – 1, Тукай районында-3, Чистайда – 2

«Узган тәүлек эчендә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы теркәлгән, республикада 26 318 очрак», – дип хәбәр итә спикер.

Авыру белән контактта яки авыруга шик булган 4,8 мең кеше табиблар күзәтүе астында тора. Тәүлек эчендә коронавируска 8,3 мең тест үткәрелгән.

Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, тәүлек эчендә 38 татарстанлы коронавирустан дәваланды, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев