Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын 228 татарстанлы Covid-19 йоктырган

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанның 228 кешесе яңа коронавирус инфекциясе белән авырып киткән, өч кеше, республикадан читтә йоктырды. Калган очракларда авыручылар белән элемтәдә булганнар.

"57 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 171 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Очракларның яртысыннан артыгы Казанда (154) теркәлгән. Чаллыда — 26, Әлмәт районында — тугыз, Яшел Үзәндә — җиде, Түбән Камада — биш, Алабуга районында өч кеше авырып киткән.

Балтач, Биектау, Лениногорск һәм Тәтеш районнарында - 19 очрак, Әгерҗе, Азнакай, Апас, Арча, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Нурлат, Питрәч, Сарман, Спас, Чирмешән һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Республикада covid-очракларның гомуми саны пандемия башланганнан бирле - 32,1 меңнән артык кеше, 25,9 мең кеше савыккан, шул исәптән соңгы тәүлек эчендә 48 кеше терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев