Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табылган картадан акча алу – җинаять

– Чит кешенең банк картасыннан файдаланган өчен нинди җәза каралган? Газета укучы.

Сорауга җавапны Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Ринат Муллануров бирә.

– Суд практикасы нигезендә, банк картасыннан акча урлау РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлешен дә каралган җинаять буларак квалификация ләнә.

Чит милекне, гади урлаудан аермалы буларак, суммасының күпме булуына карамастан, банк картасыннан (банк счетыннан) урлау авыр җинаять булып санала.

Димәк, РФ Җинаятьләр кодексы нигезендә, мондый эшләр зыян күрүчеләр белән татулашуга карамастан туктатыла һәм РФ ҖКның 314нче маддәсе нигезендә суд тикшерүенең аерым тәртибендә карала алмый.

Җинаять гамәлләрен квалификацияләү, акчаны ничек, әйтик, банкомат аша алу, йә банк счетына күчерү, интернет аша, йә кибеттә сатып алу юлы белән урлануга бәйле түгел.

Урамда табылган банк картасы табылдык түгел, ә чит банк счетына ачкыч булып тора, шуңа күрә андый картадан акча алу яки аны сатып алу өчен куллану РФ ҖКның 158нче маддәсенең 3нче өлешендәге 3нче пунктта каралган җинаять составын тәшкил итеп, аңа 80 000 сумга кадәр яки алты айга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салынырга яки хөкем ителүче ел ярымга кадәр ирегеннән чикләнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев