Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табылган карта һәм алты ел төрмә

Безнең хәзер күбебезнең акчасы банк картасында саклана.

Кибетләрдә дә карта белән түләү җиңелрәк. Кыскасы, банк картасы – ул безнең акчабыз. Аны ниндидер сәбәпләр аркасында югалттыңмы, беттең дигән сүз инде ул. Акчасыз калуыңны көт тә тор. Әгәр дә тиз арада банкка яисә полициягә шалтыратып, хәбәр итмәсәң.

Күптән түгел Зеленодольск районы эчке эшләр бүлегенә 23 яшьлек егет банк картасын югалтуын хәбәр итә. Картасыннан аның акчасын да алып өлгерәләр. Нәтиҗәдә аңа 10 мең сумлык зыян килә.
Хокук сакчылары эшне озакка сузмый, оператив - эзләү чараларын үткәрү барышында шикләнелүчене ачыклый. Ул элек хөкем ителгән 40 яшьлек Новочебоксарск кешесе булып чыга.
Ул шундый мөмкинлекне, әлбәттә инде, кулыннан ычкындырмый, картада акча беткәнче азык-төлек һәм спиртлы эчемлекләр сатып ала.
Шикләнелүчегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатыла.
Ул үз гаебен таный һәм тәүбә итә, зыянны тулысынча капларга сүз бирә.
Кисәтеп шуны әйтергә кирәк, табылган, югалган яки урланган банк картасыннан файдаланырга булгансыз икән, сез авыр җинаять кыласыз, дигән сүз. Моның өчен РФ Җинаятьләр кодексында каралганча, 6 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. Шуңа күрә андый табылдыклар белән сак булыгыз, очраклы рәвештә тапсагыз да полиция участогына тапшыруыгыз отышлырак булыр. Урланган мал белән баеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев