Табигый газда йөрүче елга теплоходы – Россиядә бердәнбер
Шәһәребезнең «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә зур вакыйга булды.
Тантаналы шартларда Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы акционерлык җәмгыяте тарафыннан эшләнгән «Чайка» пассажирлар йөртү-экскурсия судносына нигез салынды. Сыекландырылган табигый газда йөрүче елга теплоходы – Россиядә бердәнбер!
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром газ ягулыгы» ААҖ генераль директоры Андрей Дмитриев, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, район җитәкчесе Михаил Афанасьев, «Ак Барс» судно төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов һәм башкалар катнашты.
– Без Россиядә беркайчан да, елга яисә диңгез өченме, газ-мотор ягулыгында йөрүче суднолар эшләмәдек. Илебез табигый газның гаять зур запасларына ия. Әлбәттә, бүген шәһәрләрдә һәм гомуми файдаланудагы юлларда гына түгел, су киңлекләрендә дә экологик чиста транспорт чаралары булырга тиеш. Бу проект – нәкъ менә үрнәк булып тора да, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Елга теплоходы 150-170 кешене сыйдыра ала. Ул заманча бизәлеше белән аерылып тора һәм халыкны йөртүдә барлык иминлек таләпләренә туры килә. «Чайка» түбән күперләр астыннан да уза алачак. Алга таба Яшел Үзәндә проектланган һәм төзелә торган «Чайка» елга теплоходы нигезендә диңгез кораб лары да җитештерәчәкләр. Бу хакта Ренат Мистахов белдерде. Һәм сыекландырылган табигый газ ягулыгына көйләнгән Россиядәге беренче елга теплоходы быел ук әзер булачак, дип ышандырды ул.
Ягулыкның альтернатив төрләрен куллану мәсьәләләре бүгенге көндә аеруча актуаль. Россия бу юнәлештә алдынгы булырга тиеш, дип ассызыклады суднога нигез салу тантанасында РФ Транспорт министрлыгының Диңгез һәм елга транспорты өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Юрий Костин.
Бәйрәм бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медале тыл хезмәтчәне, бар гомерен заводка багышлаган Абдуллаҗан Идиятуллинга тапшырылды. ТР Президенты указы белән актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган, патриотик тәрбиядә зур өлеш керткән өчен, «Дуслык» медале белән, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров бүләкләнде. Суднолар төзелешенә өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Александр Карповка, 18нче цехның 4нче разрядлы слесарь-монтажнигы Кирилл Кондаковка бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев