Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табигать бүләкләре – Сезнең матурлыгыгыз сагында

Каен суы – пигмент тапларын һәм бетчәләрне бетерә.

Битегезне яңа алынган каен суы белән тәүлегенә 2-3 тапкыр сөртегез. Ә кышка лосьон әзерләгез. 2 стакан каен суына 1 аш кашыгы бал, 1 чәй кашыгы лимон суы һәм 0,5 стакан аракы салып болгатыгыз. Катнашма әзер. Битегезне шуның белән иртә – кич сөртегез. 6 айга хәтле кулланырга була тик суыткычта сакларга кирәк.

Кычыткан – чәчләрегезнең иң якын дусты. Ул аларны күпертә һәм ялтыравыклы итә. Чәчләр чыбаланмый һәм очлары кисешим. 1 литр суда 6 аш кашыгы кычыткан яфрагы салып 30 минут кайнатыгыз. 30-40 минут тынсын, суынгач сөзәргә кирәк. Әлеге төнәтмә белән 2 ай дәвамында һәрвакыт чәчләрегезне юганнан соң  чайкагыз. Бу процедурадан соң чәчегезнең матурлыгы ел буена җитәчәк.

Үги ана чәчәге – кул тиресен йомшак итә. 2 аш кашагы чәчәкне 1 стакан кайнар суга салып кайнатырга. 30 минуттан, куе ботка хәленә килгәнче, крахмал кушыгыз. Җылы катнашманы кулыгызга сөртеп, полиэтиленга төрегез. 15 минуттан салып, кулыгызны юмагаз, бары тик крахмалын кагып кына төшерегез. 2 атна дәвамында, атнасына 2 көн шулай ясасагыз, кулларыгыз нәфис булыр.

Юкә бөресе – аякның тирләвенә каршы көрәшә, шулай ук  табандагы һәм үкчәдәге кечкенә ярачыкларны төзәтә. Ләгәндәге 2 уч юкә бөресенә (1 кушуч) 2 литр кайнар су салырга. Ул 36°Ска кадәр суынгач, аякларыгызны шунда тыгып 15-20 минут утырыгыз һәм соңыннан сөлге белән корытыгыз. Моны атнасына 2-3 тапкыр эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев