Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табиблар үзләре килә

Узган атнада Норлат авылында «Мобиль полик линика» эшләде.

Әлеге проект кысаларында ерактагы авылларга табиб лар үзләре килә. Исәптә торучы авыл халкын билгеләнгән көнне, график буенча, невролог, кардиолог, терапевт кебек белгечләр кабул итте, алар заманча медицина аппараты ярдәмендә сәламәтлеген тикшерде.

Бакырчыда чишмә яңарды
Бакырчы авылының асыл егетләре Рәмис Хәйруллин белән Айнур Мозаффаров кече кизләүне чистартып, матур итеп өен дә ясап куйган.
Афәрин егетләр, бик савап лы эш башкаргансыз. Авыл халкы сезгә чиксез рәхмәтле.

Түбән Урысбага мәктәбе яңа уку елына әзерләнә
Бүгенге көндә Түбән Урысбага мәктәбендә яңа уку елына әзерлек бара.
Һәрвакыттагыча, авылдаш лары, иганәче, Равил Гарипов ның ярдәме белән тормышка ашы рыла ул. Мәктәпнең икен че катында линолеум җәй гәннәр. Гомуми мәйданы – 150 кв.м.
– Равил Касыймович беркайчан да авылның проблемаларыннан читтә калмый. Менә хәзер дә без аңа бик рәхмәтле, – ди җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.
Быел Түбән Урысбага мәк тәбенә I сыйныфка 4 бала керә, шулай итеп, биредә 16 уку чы белем алачак.

Олы Ачасырга юллар такырая
Олы Ачасыр-Кири авылы арасындагы юлда масштаблы эшләр бара, юл яңартыла. Зур эшне август ахырына төгәлләргә исәп тоталар.
Шул ук вакытта, Кири авы лы янындагы күперне ре кон струкциялиләр. Ул агымдагы елның 10 декабрендә тәмамланырга тиеш. Барлык эшләр дә республика программасы хисабына башкарыла.

Олы Карагуҗа җирлегендә зират коймасын алыштырганнар
Синтәк авылы халкы үз көче һәм үз чыгымнарына җирле зиратның коймасын алыштырган.
– Катнашуыгыз һәм активлыгыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Бары тик бергәләшеп кенә күп нәрсә эшләп була, – диде җирлек башлыгы Марат Минһаҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев