Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табиблар яңача укый

Хәзер табибларны даими укытып торачаклар. Элек алар 5 елга бер тапкыр аттестация узган булса, яңа система буенча даими укып, белемнәрен күтәреп, конференцияләрдә катнашып балл җыярга тиеш була. Юк икән, аттестация узмадың дигән сүз.

Шушы көннәрдә Яшел Үзән теш табиблары «Стоматология авыруларын профилактикалауда үсеш перспективасы: проблемалар һәм аларны чишү юллары» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциягә җыелды. Бу көнне анда катнашкан өчен алар 6 балл туплады.
– Яңа система буенча укыту – без  табибларны селкетеп тора. Белемеңне арттыру, үз өстеңдә эшләү өчен менә дигән мөмкинлек бу. Күчмә конференцияләрнең күптән булганы юк иде. Коллегалар белән үзара аралашып, тәҗрибә туплау, яңалык­лар ишетү мөһим һәм кирәкле чара, – дип фикерләре белән уртаклаша Васильево стоматология  поликлиникасы мөдире, ТР атказанган табибы Марат Хәмидуллин.
Конференция көнозын барды һәм һәр чыгыш кызыксынып тыңларлык итеп әзерләнгән иде. Хәтерегездә булса, 2004 елда теш авыруларын профилактикалау максатыннан балаларга фторлы сөт эчертү программасы гамәлгә кертелде. Яшел Үзән респуб­ликада Түбән Камадан кала әлеге максатчан программаны тормышка ашыруда икенче шәһәр булып тора. Иң әүвәл табиблар бакчада тәрбияләнүче 300 баланың тешләрен тикшерә. Нәтиҗәләре махсус картага кертелә, аннан Мәскәүгә аналитик тикшеренүгә җибәрелә. Яшел Үзәннең 24 балалар бакчасында көненә 200 гр фторлы сөт бирелә башлый. Конференциядә фторлы сөт кертү программасы һәм аның нәтиҗәләре турында тәфсилләп Яшел Үзән стоматология поликлиникасының дәвалау-профилактика бүлеге мөдире Гөлфинә Әдиятуллина сөйләде.

Тулы язма газетаның җомга санында (№70).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев