Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табиблар балаларга карбыз һәм кавын ашату кагыйдәләрен искәртте

Белгечләр карбыз белән кавынның кабыгын кер сабыны, щетка белән юарга киңәш итә.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында матбугат конференциясендә табиблар балаларга карбыз һәм кавын ашату кагыйдәләре турында сөйләде.

“Карбыз белән кавын аллергия дә тудырырга мөмкин, шуңа күрә балаларга әз-әзләп бирә башларга кирәк. Организмы җиңел кабул итсә, аннары инде арттырырга да мөмкин”, - диде Республика балалар клиник хастаханәсенең эпидемиологик бүлеге мөдире Илсөя Фазылҗанова "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляцион-диагностика бүлеге мөдире, югары категория педиатр Лилия Зыятдинова базардагы киселгән карбыз, кавыннардан ераграк торырга киңәш итте. “Карбыз-кавынның кабыгын кер сабыны, щетка белән юарга киңәш ителә. Бананнарны да шулай җентекләп юарга кирәк. Балаларга биргәндә кайнаган су белән дә чайкату хәерлерәк”, - диде.

Лилия Зыятдинова әйтүенчә, кавынны балага өч яше тулгач кына бирү кулайрак. “Кавын авыррак ризык санала”, - диде ул. Белгечләр исе, төсе ягыннан продуктның сыйфатын билгеләп булуын, суыткычта сакланса да, бозылмаганмы икәнен тикшереп карарга кирәклеген әйттеләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/15/189830/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X