Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табиб COVID-19ны америкача дәвалау схемасы турында сөйләгән

Америка белгечләре фикеренчә, COVID-19ның җиңел формасын махсус препаратлар, шул исәптән антибиотиклар ярдәмендә дәваларга кирәкми.

Бу турыда «Лента.ру”га биргән интервьюсында Халыкара медицина кластеры Фонды генераль директоры киңәшчесе, кардиолог, терапевт Ярослав Ашихмин сөйләгән.

 

«Америка белгечләренең соңгы киңәшләренә караганда, ковидның җиңел формасын дәвалау юк. Симптомсыз формада узганына берни дә кулланырга кирәкми. Авыру җиңел барса, тын бетмәсә һәм температура 38,5тән артмаса, күңелсез симптомнарны бетерүче препаратлар гына кабул итәргә кирәк. Бу температураны төшерүче һәм ютәл дарулары булырга мөмкин", - ди табиб.

Ашихмин коронавирус белән зарарлану куркынычын киметә алырлык препаратлар юк, дип ассызыклый. "Вируска каршы, иммуномодуляторларны һәм биологик актив өстәмәләрне кулланырга кирәк түгел", - ди ул.

Шулай ук Ашихмин ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга тиешле иң куркыныч симптомнарны да атый, болар - берничә көн дәвамында температураның югары торуы һәм тын бетү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев