Таба гына, димәгез...
Чынлап та, табаның ризык әзерләү кирәк-ярагы гына булмавын барыбыз да төрле мәзәкләрдән һәм анекдотлардан ишетеп беләбез.
Абунәчеләребез арасында уйнатылган бүләк-табаны Күгештән Нурдидә апа Шагиреева откан иде. Ә аны алырга, юл уңае туры килеп, кияве Ирек Гарифуллин керде. «Мондый эш коралын аңлап алып кайтып бирергә уйладыгызмы соң «тещагызга»? Үзегезгә каршы кулланылмасын тагын!» – дип шаяртып алдык. Ул да:
– Юк, безнең әни бик әйбәт ул, башкача кулланмыйча, шушы табада бары тик тәмле ризыкларын гына пешереп безне сыйлаячак! – дип, елмайды.
Шулай булсын, без өләшкән бүләкләр газета укучыларыбызга бары тик шатлык кына китерсен!
Гөлнара Вәлиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев