Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сыйфатсыз медицина ярдәме өчен судка бирә аламмы?

– Миңа сыйфатсыз түләүле медицина ярдәме күрсәткән табибны, зыянны каплату өчен, судка бирә аламмы?

– Аласыз. Әмма табибны түгел, ә шул белгеч эшләгән оешманы. Килешү буенча түләүле хезмәт күрсәтү буенча мөнәсәбәтләрне РФ ГК 39 бүлеге көйли. Ә заказ бирүче сыйфатында, көнкүреш яки башка шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртучы гражданин булган очракта, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 2300 I номерлы РФ законы да эшли. Шул закон нигезендә, күрсәтелгән хезмәттә җитешсезлекләр ачыкланганда, түбәндәге вариантларның берсен сайлап таләп итә аласыз:
 җитешсезлекләрне түләүсез төзәтүләрен;
 күрсәтелгән хезмәт өчен зыян суммасын киметүне;
 җитешсезлекләрне юк итү өчен сезнең яки өченче затлар тарафыннан тотылган сумманы кайтаруларын.
Әгәр дә килешүдә билгеләнгән вакыт аралыгында оешма үз җитешсезлекләрен төзәтмәгән икән, хезмәт күрсәтү килешүеннән баш тартып, зыян суммасын кире кайтаруларын таләп итү хокукыгыз да бар. Сезнең тарафтан хезмәт күрсәтү буенча җитди кимчелекләр яки килешү эчтәлеге белән тәңгәлсезлекләр ачыкланганда да, килешүнең үтәлүеннән баш тарта аласыз. Андый очракта сезгә кире кайтарылачак сумма закон тарафыннан билгеләнә.
Шулай итеп, килешү сез һәм табиб арасында түгел, ә медицина хезмәте күрсәтүче оешма белән төзелгәнлектән, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән гражданин таләбен нәкъ менә шул оешма канәгатьләндерергә тиеш.

Фото: http://praktikaprava.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина