Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сыйфатсыз ашамлык сатып алганда нишләргә?

Ашамлыкларны без башка товарларга караганда күбрәк сатып алабыз. Шуңа күрә сыйфатсызын алу куркынычы да арта. Күпләр аны кире кайтарып буламы дип баш вата. Бу сорауга җавапны ТР Алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова бирә.

– Куллану срогы чык­кан, төргәк тышында  бирелгән мәгълүмат аның эчендәге товарга туры килмәгән яисә бозылган очракта мондый ашамлыкны кибеткә кире тапшырып була. Кулланучы теләге белән ул  шундый исемдәге товарга алмаштырылырга, яисә акчасы кире кайтарылырга, яисә сатып алынган товарның бәясе киметелергә мөмкин. Әгәр дә әлеге ашамлык кулланучының сәламәтлегенә зыян китергән булса, ул вакытта зыянны каплатырга да була. Әмма анысы суд аша эшләнә. Ничек кенә булмасын, закон кулланучы ягында. Шул ук вакытта  кибеткә кире кайтарырга мөмкин булмаган югары сыйфатлы товарлар да бар. Аларның махсус исемлеге яшәп килә. Андыйларны кире кайтару-кайтармауны касса яныннан киткәнче үк хәл итәргә кирәк. Шулай да, кулланучы махсус исемлектәге товарга дәгъва белдерә икән, ул вакытта экспертиза ясарга кирәк булачак, чөнки  башкача  ул аны алмаштыру яисә  тапшыру мөмкин түгел.
– Сыйфатсыз ашамлыкны кире кайтарган вакытта чек булмаса ниш­ләргә?
– Шаһитларны җәлеп итәргә була. Видеокүзәтү камералары да кулланылырга мөмкин.  Шулай ук кулланучы күрсәтмәләрен һәм товар артикулын кибеттәге отчет документлары белән чагыштырырга була. Әгәр дә югарыда санап кителгән ысуллар  ярдәм итмәсә,  яисә сатып алучы  үзенең шәхси исбатлауларын гына китерсә, продуктка экспертиза ясатыр­га кирәк булачак. Әгәр дә экспертиза  ашамлыкның сыйфатсызлыгын күрсәтсә,  сатып алучы суд аша түләү бәясен һәм хәтта компенсация дә түләттерә ала.
– Шикаятьне ничек тутырырга?
– Андый документны  кулдан да яисә компьютерда язарга була. Уң якта өстә  шикаять бирелгән кибетнең адресы һәм шикаять бирүченең исем-фамилиясе куела. Кулланучы шулай ук үзенең  контактка керер­гә мөмкин булган мәгълүматларны да язарга тиеш. Уртага  «Претензия» дип языла. Яңа юлдан булган дәгъваның асылын белдереп, товарның кайчан һәм ничек, ничә сумга  алынуын, дефектлар турында аңлатып язарга кирәк. Шунда ук законга нигезләнергә, үз хокук­ларыңны белдерергә, шулай ук булган документларны беркетергә була. Күчермәсен үзеңдә калдырсаң да яхшы булыр.  Бу шикаятьне бер ай эчендә карарга тиешләр. Иң соңыннан дата һәм имза куярга да онытмагыз.  Хатның оригиналы  һәм аңа беркетелгән чеклар  кибет җитәкчелегенә тапшырыла.  
Товар сатып алганда товарның маркировкасына, аның тышкы күренешенә, төсенә, исенә һәм куллану срогына игътибарлы булыгыз.
Яшел Үзәндә кулланучылар хокукына кагылышлы консультацияләр (84371) 4-58-78 телефоны аша бирелә.

Фото: m.pg11.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев