Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сыра сезоны ачылды, әмма закон гамәлдән чыкмады

Мөселманнарга Рамазан ае җитсә, сыра яратучыларга җылы көннәр башланды. Практика күрсәтүенчә, спиртлы эчемлек сатучылар табыш югалтмас өчен чикләүләр турында «онытып» җибәрә. 

Мәсәлән, шушы елның 23 апрелендә иртәнге 8 сәгать 15 минутта бер сәүдә павильонының сатучысы кулланучыга сыра сата. 
Ә Татарстан Республикасының 2015 елның 6 мартындагы законына ярашлы рәвештә, алкоголь продукциясен  (сыраны, сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы да кертеп) Татарстан Рес­публикасы ваклап сату сәүдә нокталарында 22 сәгатьтән алып 10 сәгатькә кадәр сату тыела. 
Бу фактны юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр катнашыннан тыш контроль буенча чаралар кысасында  уздырылган  алкоголь продукциясен сату вакытын чикләүне күзәтү барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль бүлеге ачыклады.
Әлеге павильонның хуҗасына РФ КоАПның 14.16нчы маддәсенең 3нче өлеше буенча административ эш кузгатылды һәм тикшерү уздыру билгеләнде. Аның нәтиҗәләре буенча ярашлы карар чыгарылачак. 

Рифат Сөнгәтуллин, 
Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев