Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СЫНМАДЫК, СЫГЫЛМАДЫК

Әйе, чыннан да шулай. Без – сугыш михнәтләрен һәм сугыштан соңгы елларның әчесен-төчесен үз башыбыздан кичергән буын кешеләре. Кем әйтмешли, авыр, кайгылы көннәр-төннәр белән башларыбыз тубал булган иде...

Ләкин бу язмамда мин сүземне, 100 гә җитеп килүче әби буларак,  бүгенге тормышыбызның бәхетле, гомергә онытылмаслык шатлыклы һәм аеруча истәлекле бер вакыйгасы белән башлыйсым килә.
Агымдагы 2018 елның 10 мартында миңа 95 яшь тулды. Бу көнне котлау һәм тәбрик сүзләрен бик күп ишетергә туры килде. Әмма дә ләкин менә шул көнне ил башлыгы Владимир Путиннан котлау телеграммасы алуымны соңгы сулышларымача онытасым юк.
Зур рәхмәтләр яусын Владимир Владимировичка! Күпне күргән, кичергән карт-карчыкларга карата илебез башлыгының изге теләкләрдә булуы өчен мең рәхмәтләр аңа. Без аның үзенә дә сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез.
Зур рәхмәтләр дигән изге сүздән соң, күңелемдә сакланып йөрүче хатирәләремне сезгә дә сөйлим әле. Мин – укытучылар гаиләсеннән. Энем Илдус, сеңелләрем Мәдинә, Ясминә, Флюра – укытучылар. Әтиебез Кәримҗан Әшрәфҗанов-Фазлуллин да Әрә-Тугай авылында башлангыч мәктәп мөдире һәм берүк вакытта анда укытучы да иде.
Алабуга педагогия училищесын тәмамлагач, мине Норлат районы Олы Ачасыр мәктәбенә башлангыч класс­лар укытучысы итеп эшкә җибәрделәр. Норлаттан яшь кыз – Гайшә Миңлегалиева да (мәрхүмә) укытучы булып килде. 1940-41нче уку елын тыныч кына укытып чыксак та, сугыш башланганнан соң безнең кебек яшь кызларны да фронтка җибәрә башладылар. Гайшә белән миңа да Норлат хәрби комиссариатыннан фронтка китәргә дигән хәбәр килде. Без мәктәптә укыту эшен ташлап, өйләребезгә – мин Әрәгә, Гайшә Норлатка юл кирәк-яраклары алып килергә кайтып киттек. Билгеле, әти-әни, туганнар өчен бу авыр хәбәр иде. Алар юлга хәзерләп, азмы-күпме икмәк киптереп, әти колхоздан ат алып, мине Ачасырдагы фатирым хуҗасы Хәтимә Гайнуллиналарга китереп куйды. Гайшә дә хәзерләнеп килде. Икебез дә укытмыйбыз, сугыш кырларына чыгып китү көнен көтәбез. һич кенә дә көтмәгәндә-уйламаганда бер көнне безне фронтка алмаска дигән хәбәр китерделәр, укытучылык эшен дәвам иттерергә рөхсәт бирделәр һәм 1942 елның 14 августында район мәгариф бүлеге мине Күгеш авылы мәктәбенә татар теле укытучысы һәм завуч итеп күчерде. Бу елларда анда мәктәп директоры булып Ибраһим абый Әмирханов эшли иде. Кызганычка каршы, аны 1943 елның 9 апрелендә сугышка алып киттеләр, район мәгариф бүлеге мәктәп директоры итеп мине билгеләде, ә завуч һәм   тарих   укытучысы   итеп   мәктәпкә   минем   кебек   яшь   булган   Наҗия Минһаҗеваны җибәрде. Әйтергә кирәк, ул да бик тырыш һәм ата-аналар арасында хөрмәтле укытучыбыз булып чыкты. Миңа да ул эшемдә зур булышчы, ярдәмче иде...

Әминә Фазлуллина.
Айдар авылы

Язманың дәвамы газетаның сишәмбе санында (№32).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев