Сынамышлар ни сөйли
Сынамышлар ни сөйли
- Беренче гыйнварда көн җылы булса, арыш уңар; җил булса, тары уңар; томан булса, солы уңар.
- Декабрь. Егерме бишендә агачларны бәс тотса, алдагы җәй иген уңар.
- Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлыклар уңар; шулай ук бәс булса да, ашлыклар уңар.
- Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.
- Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.
- Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
- Кыш сыкы булса, җәй алма була.
- Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев