Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СЫНАМЫШЛАР

Бабаларыбыздан калган күп кенә сынамышларны бүгенге көндә күреп тә булмый кебек, чөнки мичкә якмыйбыз, самавырлар келәтләрдә тузан җыя... шулай да кызык)))

  • Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта
  • Чыпчыклар кыш көне бер урынга җыелышып чыркылдашсалар, җылы булып кар явар
  • Йолдызлар сирәк күренсә, җылы һәм буран булыр
  • Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
  • Ай колакланса, суыкка.
  • Кояш болыт эчендә баеса, явым булыр.
  • Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.
  • Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр. 
  • Бүген мәче тырнаша: буран булыр.
  • Каз аягын күтәреп торса, салкын була. 
  • Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява. 
  • Песи мич башына менеп ятса, суык; идәнгә ятса, җылы була.
  • Эт карда аунаса, көн аяз булыр.
  • Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.
  • Кояш тирәсендә нурлар югары чагылса, буран булыр, түбән чагылса, салкын булыр.
  • Гыйнвар унында бәс тотса, җәй яңгырлы килә
  • Кыш көне утның кызулыгы еракка җитсә, салкын булыр
  • Мичтә утын шартлап янса, көннәр җылытырга булыр.
  • Мичтәге ут кызыл булып янса, көн салкын була.
  • Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта
  • Самоварның борыны кысанайса, буран булыр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев