Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сөйкемле сөяк

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга, инде күпләрегез таныш булган Гөлнур Айзат иҗатын кабат тәкъдим итәбез. Бер сулышта укылучы әсәрләр авторы белән якыннанырак танышыгыз.

Гөлнур Гыйниятуллина (Айзат) Татарстанның Апас районы иске Әнәле авылында дөньяга килә.Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлап (1970), Апас урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә. Апаста уку чорында (1971-1977 еллар) мәктәптә «Әдәбият сөючеләр» түгәрәгендә беренче шигырьләрен иҗат итә, район газетасы «Йолдыз» каршында оештырылган «Тамчылар» әдәби берләшмәсенә йөри.Шушы чорда шигърияткә гашыйк кызның шигырьләре «Яшь ленинчы», «Ялкын», «Татарстан яшьләре»ндә дөнья күрә.
Мәктәпне тәмамлагач, әдәбиятка мәхәббәт аны Казан дәүләт университетына алып килә. Биредә татар филологиясе бүлегендә укый(1977-1982еллар).М.Мәһдиев җи­тәкләгән «Әллүки» иҗат түгәрәгенә йөреп, каләмен чарлый, «Әдәби сүз» газетасында алмаш мөхәррир булып канатларын ныгыта. Студент елларында «Йолдыз», «Яшь ленинчы» газеталарында хәбәрче буларак үзен күрсәтергә өлгерә.Университетның татар халык хорында җыр сәнгатенең нечкәлекләренә өйрәнә.Казан шәһәренең 48нче һәм 2нче гимназия­ләрендә укытучылык һөнәренең серләренә төшенә.Татарстан радиосы һәм телевидениесе тапшыруларында әдәби тапшыруларда чыгыш ясый.Ул чорда яшьләр өчен ачылган «Идел» журналында шигырьләре һәм тәнкыйть мәкаләләре басыла.

Сөйкемле сөяк

Кифая  кыз килеш картайды. Сүз кушып караган егетләре дә булды булуын. Беренче тапкыр 13 яшендә үзеннән җиде яшькә олы Солтан белән клуб артында үбешкәч, әнисе янында гаепле эш эшләгән сыман, атна буе күзләрен яшереп йөрде. Югыйсә классташ кызлары әллә кайчан егетләр белән сөйләшеп, хатлар алышып йөриләр. Бер Кифаяның  гына беркемгә дә хат язганы юк...Хәер, алай дисәң, күрше урыс авылыннан Петр атлы урыс малае сигезенче мартка ясалма бик матур бер роза чәчәге белән открытка китереп тоттыргач, дәрес вакытында бер сүзле записка язган иде үзе. Кифаяның кәгазьгә ашык-пошык кына сырлаган «Спасибо» сүзен Петр армиядән кайтканчы саклаган иде. Көтмәгәндә генә клубта очрашкач, күкрәк кесәсеннән шул саргаеп беткән зәңгәр шакмаклы блокнот битен Кифаяга күрсәткәч, кыз өнсез калды. Кызны яратуы көчле булгандыр инде: бер мәртәбә дә өйләнмичә, башта әнисе белән, соңрак ялгызы авылда яшәде дә яшәде, бахыркай.
 Гомер аккан сулар кебек акты да акты. Кифая башта тегүче булып, аннары фабрикада бригадир булып эшләде. Куллары алтын иде кызның: өс-башына кибеттән сатып алган күлмәк кигәне булмады. Ярты төн эчендә үзе уйлап тапкан фасоннар белән күлмәген кисеп, тегеп, иртән эшкә яңа күлмәктән барыр иде.
Казан трамвай-троллейбус­ларында сүз кушкан ир-егетләр дә байтак очрады. Бер генә кеше дә түгел, әллә ничә мәртәбә кулын сорап караучылар булды. Кайсының ботинкасы пычрак, кайсының галстугы майлы күренде. Кайберенең авызыннан әллә ниткән ис килүен ошатмады.

Гөлнур Айзат әсәрләренең дәвамын газетадан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X