Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сыгылса да сынмады

Арабызда гади генә, беркемнән дә аерылып тормаучы, үзләренең шатлык-кайгыларын, уңыш-уңышсызлыкларын язмыш сынавы буларак кабул итеп яшәүче кешеләр бар.

Кайчагында без аларны күрмибез дә, әмма, күпме тормышны ярату, тырышлык, үҗәтлек, шул ук вакытта әйтеп бетергесез эчке матурлык чагыла аларда. Нәкъ менә, шундый, башкаларга охшамаган сыйфатларга ия булган күршем Дания Госман кызы Зиннәтуллина турында сүзем. Ул безнең авылга, әле яңа гына хәрби хезмәттән кайткан чибәр моряк егет Зиннатуллин Рөстәмгә 1984 елда тормышка чыгып, Күгеш авылыннан килен булып килде.
Гөрләтеп туйлар ясалды, тал чыбыгыдай ябык гәүдәле, чая, эшкә батыр Данияне каенана, каенатасы да кызлары кебек кабул иттеләр, әнә шулай ул Зиннәтуллиннарның, авылыбызда иң-зур нәсел-ырулы гаиләсенә килеп керде.Киләчәккә матур өметләр белән, бер-берен яратып яшәүче парларның бер ел узгач курчактай алтын чәчле Алинәләре, аннан соң әтисенең дәвамчысы булып көтеп алган уллары Рәмис туды. Яшь гаиләгә моннан да зуррак шатлык, куаныч бармы соң? Әнә шулай тормыш матур гына дәвам итте, Рөстәм Албабадагы СПТУ да укытса, Дания тегү ательесында тегүче булып эшләде. Йорт, бакча эшләрен һәрвакыт бергәләп, сөенеп, уйнап-көлеп эшләде алар.
Кайгы җиле ишек кагып, барысының да язмышларын үзгәртәсен кем уйлаган соң? Ә ул көн килде, 1992 елның 18 мае, 26 яшьлек Рөстәмнең юл фаҗигасендә һәлак булган көне, аларны гына түгел, барлык авыл халкын тетрәндергән иде. Әнә шулай итеп, Дания кулындагы сигез яшендәге кызы, әтисен җирләгән көнне биш яшен тутырган улы белән япь-яшь килеш тол калды.
Әнисе Хәрирә апаның йөрәге улы хәсрәтен күтәрергә көче җитмәде, озак та үтми аның акылына зыян килде. Ярый әле янында көчле рухлы килене булып, үз әниседәй тәрбияләде, карады аны.
Дания беркайчан да үзенең ачы язмышыннан зарланмады, кешегә күрсәтмәде. Бар күңел җылысын, мәхәббәтен балаларын тәрбияләп үстерүгә бирде, аларны укытырга, киендерергә, ашатырга. Ә булды шундый вакытлар, яратып эшли торган эше бетте, вакытында хезмәт хакын ала алмады, тик үзенең тырышлыгы, туганнарының ярдәме белән балаларын аякка бастырды, балалары югары белем дә алды, туйларын да уздырды ул. Соңгы елларда сабыр гына, түземлелек белән, авырып яткан әнисен дә карап, кадер-хөрмәт күрсәтеп соңгы юлга озатты. Менә ул толлык ачысын үз өлеше итеп кабул иткән көннәргә дә 26 ел үзып киткән. Күптән мәрхүм булган иренә тугрылык саклап, исем-атына тап төшермичә, халык арасында гайбәткә кермичә барыбызга да үрнәк булып яшәде Даниябез. Эчендә нинди утлар янганын, нинди уйлар кичергәнен бер Аллаһыбыз гына белгәндер. Ә бүген ул бик бәхетле, хәзер инде оныклар сөеп, балаларының бәхетенә куанып яши, тигезлектә генә яшәүләрен тели. Туганнарына, тирә-күршеләренә, хезмәттәшләренә һәрвакыт ярдәмгә ашыга, үзенең йөзеннән кояштай елмаю китми, җылылык бөркелеп тора. Авылдашыбыз Даниягә озын, бәхетле гомер телик, ярый әле безнең арада аның шикелле киң күңелле, мактауга лаек кешеләр яши!

Роза Ягудина,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Роза,шундый матур язма язганыгыч бик зур рэхмэт сезгэ!Даниянен апасы Асия бэлэн мин куптэн таныш,эти-эни бик яхшы тэрбия биргэн аларнын хэммэсенэ дэ.Искиткеч балалар-кайсын алсан да.Бер ел элэк минем дэ тормыш юлдашым улде,башына тэшкэч кенэ анлыйсын икэн куп нэрсэлэрне.Мин Дания гэ сокланам хэм горурланам.Авырлыкларга баш имэгэн эчен хэм чын кеше булып калган эчен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур, йорэккэ утеп керерлек итеп язылган. Кодагый белэн горурланабыз, ана исэнлек саулык телибез.