Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәйдә Мөхәммәтҗанованың "Голос.Дети"га әзерлеге ничек булган?

Узган атнада татар дөньясы "Беренче канал"дагы "Голос. Дети" проектында катнашкан Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова өчен тавышларын бирде.

Финалда ул "Нет, я не жалею ни о чём" җырын башкарып, өченче урынны яулады. Ә җиңүче булып Сабина Мостаева сайланды. Intertat.ru хәбәрчесе Сәйдәнең әнисе Зилә ханым Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә корып алырга булды.

- Зилә ханым, икенче сезон "Голос. Дети" проекты да тәмам. Сәйдә өченче урынга чыкты. Нинди хисләр кичердегез?

- Дулкынлану һәм зур бер җаваплылык кичердек. Сәйдә үз гомерендә зур масштабтагы конкурста һәм туры эфирда чыгыш ясады. Бигрәк тә "Беренче канал"дан. Әлбәттә, Сәйдә дулкынланды. "Җырлаганда бик борчылдым", дип әйтеп килде ул һәрбер башкарган җырыннан соң. Әни буларак, аның һәр чыгышы өчен борчылганмындыр инде. Ләкин Сәйдә молодец! Үз-үзен тота белде. Җырлый алды! Аның өчен без бик шатбыз. Безнең өчен җан биреп, тавыш биргән Татарстанга рәхмәтләребезне әйтәсебез килә. СМС-тавыш биргән һәркемгә! Сәйдәнең өченче урынга чыгуы - безнең уртак җиңүебез. Рәхмәт барысы өчен дә!
- Сәйдәнең татар телендә башкарган "Су буйлап" җыры һәркемне таң калдырды дип уйлыйм. Бигрәк тә "Беренче канал"дан моны ишетү бер горурлык иде.
- Сәйдәнең татар җыры белән "Голос. Дети" сәхнәсенә чыга алыр дип бер дә уйламаган идек. Сәйдәнең беренче сезон проектына чираты җитмәү беркемгә дә сер түгел. Беренче сезон сайлап алу турын үтеп, безгә бары чират җитмәде. Шуңа күрә без икенче сезонга калдык. Сәйдә беренче сезонга барганда ук: "Татарча җырласам ярыймы? Наставникларның миңа борылмауларына да ризамын", - дигән иде әлеге проектның редакторларына. Аларга "Сахралар" җырын җырлап күрсәтте. "Татар телендә сине Пелагея, Дима Билан, Макс Фадеевлар аңламаячаклар", - диделәр. "Төрле инглиз, итальян, француз телендә башкарылган җырларны бөтен кеше дә аңламый бит", - дип бераз әйткәләшеп тә алды Сәйдә (көлә). Беренче сезонда аңа татарча җырларга барыбер рөхсәт бирмәделәр. Башка бер җыр бирделәр. Икенче сезонга баргач, "Татар җырын җырласам буламы?" - дип сүзендә нык торды. "Мин бит гран-при алдым", - дип тә әйткән булган ул редакторларга. "Әйдә, җырла", - дигәннәр аңа. Иң беренче сайлап алу барышында катнашкан балаларның әти-әниләреннән башка гына керәләр. Бар да катгый анда. Мин ишек артында тордым. Сәйдә аларга "Су буйлап" җырын башкара башлаганда беренче куплеттан туктарга теләгән. "Әйдә-әйдә җырыңны дәвам ит", дип җырын ахыргача тыңлап бетергәннәр. Аннары "Су буйлап" җырының аранжировкасын сорап, проектның Сергей Сергеевич Жилин җитәкчелегендәге оркестрга тапшырдылар. Кызыбызга оркестр ярдәмендә "Су буйлап" җырын татар телендә җырларга насыйп булды.
- Сәйдәнең һәр чыгышка әзерләнүе ничек барды? Сәхнә киемнәрен кем сайлады һәм наставнигы Пелагея турында да берничә сүз.
- Сәйдәнең һәр чыгышына җитди әзерләндек. Репетицияләре наставнигы Пелагея, аның әнисе Светлана Ханова һәм, әлбәттә, оркестр ярдәмендә барды. Әйтергә кирәк, вокал буенча күбрәк Светлана Ханова шөгыльләнде. Сәйдәнең финалдагы соңгы җырына Мәскәүдәге француз теле укытучысын эзләп таптык. Ул укытучы финалга бер атна кала диярлек көн саен Мәскәүдә яшәгән җиребезгә килеп, кызыбызның телен шомартты. Сәхнә киемнәренә килгәндә, бер чыгышка Светлана Ханова үзе текте, ә калганнарына үзебез махсус тегүчеләрдән тектердек. Ак күлмәген бөтенләй бер көн эчендә тектерергә туры килде. Барлык сәхнә киемнәрен башкарылачак җырына туры китереп, Светлана Ханова алдан ук рәсемен сызып бирә иде. Сәйдәнең наставнигы Пелагеяга килгәндә, ул бик ачык йөзле, ярдәмчел, шул ук вакытта үзенең эшенә җитди караучы. Кызыбыз алдан ук аның төркеменә эләгергә теләгән иде бит.
- "Голос. Дети" проектында катнашучылар өчен вакытлыча яшәү урыны бирелдеме, әллә тору мәсьләсен үзегез хәл иттегезме?
- Торакны катнашкан балаларның әти-әниләре үзләре тапты.
- Финалдан соң Сәйдә үзен ничек хис итә?
- Хәзер ял итә. (елмая). Эмоциональ яктан бик арыды. Бик нык борчылды шул. Финалга бер көн кала салкын да тигән иде. Тамагы авыртты. Табибка күренеп, тамагына дарулар тамыздылар. Мондый каршылыклар булуына карамастан, барысына түзеп, барлык кеше алдында лаеклы чыгыш ясады. Өченче урынны алуына бик шатланды. "Миңа беренче урын кирәкми. Сабина Мостаева беренчелеккә чыгарга хаклы", - диде Сәйдә. Сабина белән бик дуслаштылар алар. Гел бергә булдылар. "Сабина, мин бары синең җиңүеңне телим", - дип әйтә иде аңа Сәйдә.
- Финалдан соң барлык катнашучылар белән җыелу булдымы?
- Андый җыелу булмады. 17 апрель көнге финалдан соң, икенче көнгә Казанга кайтып киттек. Ялгышмасам, шул финал көнне җиңгән Сабина Мостаева "Беренче канал"да баручы "Вечерний Ургант" тапшыруына китеп барды. Пелагея финалда калганнарны үзенең грим бүмәсенә җыйды. Рәхмәт әйтеп, үзеннән истәлекле бүләкләр тапшырды. Җәй көне Пелагеяның Санкт-Петербургта сольный концерты була. Менә шунда Сәйдәбезне чакырып калды.
- Сер булмаса, Пелагея үзеннән Сәйдәгә нинди бүләк ясады?
- Сер түгел. Көмеш алкалар бүләк итте.
- "Голос. Дети" проектына булган фикерләрегез, теләкләрегез?
- Беренче сезон башланганда ук гадел түгел дип уйладык. Татар кызы Сәйдәне финалга чыгармаслар, дидек. Барысы да гадел булып чыкты. Хәтта СМС-тавыш биргәндә дә. Барысы да үз күзләребез алдында барды. Әле хәзер дә өченче урын яулап алуыбызга куанып бетә алмыйбыз. Алда әйтеп үткәнемчә, бу безнең уртак җиңүебез. Барлык Татарстанга чиксез рәхмәтлебез! Әлбәттә, "Голос. Дети" проектының оештыручыларга, наставникларга һәм анда хезмәт куйган барлык кешеләргә дә! Бу чыннан да зур проект. Аның артында күпме кеше хезмәте. Сәйдәнең шулхәтле татар телендә җырлап, финалга үтәсе килде. Аллага шөкер, теләге тормышка ашты.
Эльза ГАЗИЗОВА.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев