Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Свияжскида спорт балыкчылыгы буенча ярышлар узды

Нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң, тотылган бөтен балыкны кире суга җибәрделәр.

Бу бәйге табыш өчен түгел, ә спорт һәвәслеге. Зөя утрау-шәһәрчегендә кармакка балык тоту буенча традицион ярышлар узды. Тын аучылык буенча ярышлар ике көн дәвам итте һәм бер урынга безнең республика профессионалларын гына түгел, Чувашия, Марий Эл, Самара һәм Оренбург өлкәләре кунакларын да җыйдылар.

Ярышларда катнашучылар - иң чын спортчылар, чөнки аларның спорт дәрәҗәләре һәм исемнәре бар. Вакытлары чикле булганлыктан, барысына да алдан әзерләнергә кирәк: берәрсе сафтан чыкса дип, берничә запас кармак, балыкларны тукландыру әсбаплары һәм ыргытуның сантиметрга чаклы исәпләнгән булуы шарт.

Тирән су кармагына балык тоту кыен түгел, соңгы елларда әлеге төр республикада да, тулаем алганда, илебездә дә зур популярлык казана. Бу команда ярышлары. Төркемнәрдә 4 балыкчы һәм һәрберсе аерым зонада «аулый». Катнашучыларның бурычы - балыкны саны буенча да, авырлыгы буенча да мөмкин кадәр күбрәк тоту. Телефоннан файдалану катгый тыела.

Баш судья төгәлләү турында игълан иткәч, иң дулкынландыргыч мизгелгә - үлчәүгә керештеләр, аның нәтиҗәләре буенча быел, составында Казаннан ике балыкчы һәм икесе Оренбургтан булган, "Дуслык" командасы чемпион булды. Уңышны үлчәгәннән соң, бөтен тотылган балык кире суга җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев