Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Свияжск ЮНЕСКО конференциясе кунакларын кабул итәргә әзерләнә

Зөя авыл җирлегенең хисап сессиясе узды. Утырышта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Моңа кадәр ул халык кәсебе осталары һәм җирле товар җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук, урта гасыр сугышы тамашасы да күрсәтелде, ә Михаил Афанасьев үзен балта ыргыту осталыгында сынап карады.

Төп нотык белән Свияжск авыл җирлеге башлыгы урынбасары Артем Силкин чыгыш ясады. Ул музей комплексы территориясендә башкарыла торган зур эшләрне билгеләп үтте.

252 кеше яшәгән Зөя утрау-шәһәрчегендә елына 700 мең турист була. Район башлыгы үз чыгышында белдергәнчә, 2022 елда безне зур вакыйга - ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 46 нчы сессиясе көтә.

"Күп илләрдән килгән кунаклар Казанда булачак, алар Зөягә дә барачак. Безнең күрсәтерлек нәрсәләребез күп, тарихыбыз бар, утрау-шәһәр территориясендә ЮНЕСКОның ике бөтендөнья мирасы объекты эшли - Успение соборы һәм Богородице-Успение монастыре. Безгә җирлектә яшәүчеләр өчен инфраструктураны яхшыртырга, кунакларны лаеклы каршы алырга кирәк. Шунысы куанычлы, берничә ел дәвамында Зөядә эшсезләр юк. Музей комплексы җирле халыкны да, якын-тирә торак пунктларны да эш урыннары белән тәэмин итә», - дип өстәде Михаил Афанасьев.

Аннары ул авылның актив кешеләренә бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев