Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сүнмәсен авыл уты....

Шәhәрләрдә яшисез дә, Сагынасыз авылны,

Әти-әни,әйткэн сүзләр
Телеп куя бавырны....

Бөдрә таллар каршы ала
Сандугачлар моң суза
Авылның матурлыгына
Бар да сокланып уза.

Үстермиләр авыл халкы
Кычытканны, әремне.
Сөйгән ярлар каршы алмый
Шунсы кыя бәгырьне...

Уңганнары тормыш корган,
Җилэ тимер атларда...
Авылның гореф-гадәтен
Тырышалар сакларга..

Балалыкны хәтерләтә
Урамда бала чага
Мәчет манарасыннан 
Тылсымлы дога ага...

Авылда да тормыш ямьле,
Шәhәрең читтә торсын.
Яшьләр кубрәк дөнья корсын
Сабыйлар туып торсын...

Чишмәләрендә сулары
Челтерәп агып торсын.
Авылларны сундермикче,
Утлары балкып янсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев