Сукыр тычкан оясының зурлыгы нинди?
Сукыр тычкан суалчаннар һәм җир асты дөньясына үтеп керә торган башка сөйрәлүчеләр белән туклана.
Аның оясының зурлыгы сукыр тычкан яши торган җирнең никадәр бай булуына бәйле. Сүз дә юк, сусыл болын астында яшәүче җәнлекнең өне, әче туфракта яшәүченекенә караганда шактый кечкенә булачак. Зур сукыр тычкан, 6 катламга кадәр җитәрлек һәм 7 мең квадрат метр мәйданны биләрлек күпкатлы тоннельләр челтәре казый ала. Ул өнен тирән итеп, төрле күчешләр һәм табышларын саклау өчен “чоланнар” белән төзи.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев