Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сугыш ветеранында кунакта

Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сугыш ветераны Левагин Николай Васильевич белән очрашты, ул хатыны Галина Васильевна белән Яшел Үзәндә яши.

Николай Левагин 1926 елның 10 декабрендә ТАССРның Тәтеш районы Ямбухтино авылында туа. 17 яше тулыр тулмас фронтка чакырыла. Монголиягә җибәрелә, махсус инженер-техник батальонга эләгә. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, 1945 елның 2 сентябрендә Левагин хезмәт иткән батальон Чита шәһәренә күчерелә, анда ул инде тыныч вакытта хезмәт итүен дәвам итә.

1950 елның 17 апрелендә демобилизацияләнә. Яшел Үзән шәһәренә килә һәм Горький исемендәге Яшел Үзән заводына урнаша. Ул эшчедән цех начальнигы урынбасарына кадәр юл үтә. II дәрәҗә "Ватан сугышы" ордены, "Жуков" медале, "Японияне җиңгән өчен", "Россия Флотына 300 ел" медале белән бүләкләнә. Хатыны белән бергә 2 бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның 3 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

2019 елның 17 декабрендә уртак гаилә тормышының 65 еллыгын билгеләп үткән булалар.
Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. ⠀

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев