Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сугыш инвалиды әти вафат. Аның варисчысы буларак миңа фатир бирерләрме икән?

Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә.

Әти Бөек Ватан сугышы инвалиды иде, 90 яшендә үлде. Әни аннан тол калып яшәде, узган ел гүр иясе булды. Мин кызлары, гомерем буе аларны  карадым. Бу якларга ерактан күченеп кайткан идек. Монда бөтен сугыш ветераннарына 1 млн. яки фатир биргәннәрен белми яшәдек. Әти-әнинең мирасчысы буларак, ул фатирны  алу мөмкинлегем бармы?

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга социаль ярдәм «Ветераннар турында»гы ФЗ 17нче маддәсе буенча күрсәтелә. Атап әйткәндә, монда федераль бюджет исәбеннән торак белән тәэмин итү дә каралган.
Сугыш ветераны булган әтиегез инде исән булмаганлыктан, социаль ташламаларның күпмедер өлеше, югарыда атап үтелгән законның 21нче маддәсе нигезендә, аның туганнарына күрсәтелергә мөмкин.
Һаләк булган (үлгән) сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары (алга таба шулай ук – һәлак булганнар (үлгәннәр)) гаиләләренә билгеләнгән социаль ярдәм чаралары, һәлак булганның (үлгәннең) аның иждевениесендәге һәм ашатучысыз калган хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларына (әгәр дә аны алырга хокукы булса), РФ пенсия закончалыгы нигезендә, бирелә.
Хезмәткә яраклылык хәленә, иждевениедә булу-булмавына, пенсия яки хезмәт хакына бәйсез рәвештә социаль ярдәм чаралары түбәндәге затларга күрсәтелә:
    Һәлак булган (үлгән) сугыш ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм сугыш хәрәкәтләре ветеранының ата-анасына;
    Башка кияүгә чыкмаган (өйләнмәгән) һәлак булган (үлгән) сугыш инвалидының тормыш иптәшенә;
    Башка кияүгә чыкмаган (өйләнмәгән) һәлак булган (үлгән) Бөек Ватан сугышында катнашучының тормыш иптәшенә;
    Һәлак булган (үлгән) сугыш хәрәкәтләре ветеранының кабат кияүгә чыкмаган (өйләнмәгән) һәм ялгыз яки балигъ булмаган балалары, 18 яшьтән арткан, әмма шул яшькә җиткәнче инвалидлык алган бала, 23 яше тулмаган һәм  белем бирү учреждениеләрендә көндезге уку формасы буенча укучы балалары белән яшәүче тормыш иптәшенә.
Сезнең очракта, закон нигезендә социаль ярдәм чаралары белән бары тик сугыш ветеранының тол хатыны гына файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X