Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сугыш эзләре буйлап

Сугыш...Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына ачы кайгы, зур хәсрәт, күз яшьләре китермәгән икән ул!

Ачлык, бертуктаусыз шартлаулар, якыннарны югалту сугыш ветераннарының күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Сугыш беркемне дә кызганмый: яу кырында япь-яшь егетләр, баһадир кебек ирләр ятып кала. Дөньяның тәмен дә татып өлгермәгән балаларның да, чәчәк сыман кызларның да гомерләре өзелә.

Сугышның кара канаты һәр гаиләгә азмы-күпме кагыла. Әбиемнең балачагы нәкъ менә сугыш елларына туры килә. Әбием, Ризидә Кәлимулла кызы Заһидуллина 1932нче елның 5 гыйн­варында бердәнбер бала булып туа. Балачак еллары туган ягында – Тау Иле авылында уза. Башлангыч белемне үз авылында, аннары Норлат мәктәбендә ала. Ләкин тәмамлый алмый.  1941нче елның 22 июнь таңында илгә, кара болыт сыман, фашист гаскәрләре үтеп керә һәм сугыш башлый. Шулай, тугыз яшьлек кечкенә генә кыз олылар белән беррәттән барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга тиеш була. Бу дәһшәтле елларны әбием күз яшьләрсез искә төшерә алмый.
– Әниемнең мине назлап, үбеп, кайтам диеп окоп казырга китүе, әтиемнең, ике абыем – Исмәгыйль һәм Ибраһимның фронтка китүләре әле дә исемдә.
Әти-әнидән аерылгач, мине туганнарым үзләре янына алдылар. Безнең киенергә рәтле киемебез, торырга яхшы йортыбыз, тамак ялгарлык ашыбыз да юк иде. Ачтан, салкыннан үлмәс өчен, черек бәрәңге дә ашый идек, мичкә салам яктык. Яу кырындагы солдатларга да ярдәм итә идек. Гомумән, авылдагы эшләр безнең җилкәгә төште. Без, балалар, совхоз кырларында да, фермада да эшләдек. Бик авыр иде ул вакытлар, – дип искә ала ул.
Сугыштан әбинең әти-әнисе исән-сау кайта. Ләкин Ибраһим һәм Исмәгыйль белән инде бүтән күрешергә насыйп булмый. Алар хәбәрсез югала. Бердәнбер абыйларын югалту әби өчен зур кайгы була.
Минем әбием кечкенә чактан ук уңган, тырыш кыз булып үсә. Бабай әбине бик яраткан, хәтта урлау адымына да барып, 17 яшьлек кызны хатынлыкка алган. Бабам Юныс Вәли улы Заһидуллин белән әбием 43 ел гомер итә, 5 бала тәрбияли. 1994нче елны Юныс бабайның сәламәтлеге начарлана, инсульттан вафат була.


Дәү әнием Гыйләҗева(Хәйбуллина) Әминә Әхмәдулла кызы, 1947нче елның 2нче ноябрендә гаиләдә 4нче бала булып дөньяга килә.  Аның сөйләүләре буенча, әтисе Әхмәдулла Хәйбулла улы Хәйбуллин 1941нче елны, туган җирне фашист гаскәрләреннән саклау өчен, фронтка китә. Ул артиллериядә хезмәт итә. Шулай, Гөлҗиһан 3 бала белән берүзе кала, ирен бик юксына, тилмереп көтә. Ул балаларны үстерергә дә, кырда эшләргә дә өлгерә. Салкыннан, ачлыктан үлмәс өчен, хәленнән килгәнен барысын да башкара. Ходай рәхмәте белән, Әхмәдулла бабай сугыштан исән кайта. Ике елдан, гаиләгә ямь өстәп, кызлары Әминә туа.
Әминә башлангыч белемне Күгәй авылы мәктәбендә ала. Соңрак Лаеш техникумында укый.
1971нче елда дәү әтием Навил Әбрар улы Гыйләҗев белән гаилә кора. Уллары Рәмил, Рәмис һәм кызлары Рәмилә туа. Дәү әнием хисапчы, ферма мөдире булып эшли. 2002нче елда лаеклы ялга чыга.  Кызганычка каршы, дәү әтиебез 2011нче елда арабыздан китте.
Быел әбиемә 86 яшь тулды, ә дәү әнием 70 яшьлек юбилеен уздырды. Мин аларның икесен дә бик нык яратам, тыныч тормыш, телим. Сез – минем горурлыгым!
Дөньяларыбыз тыныч, матур булсын иде! Җирдә матурлык яшәсен! Сугыш афәтләрен күрергә язмасын иде.  

Ризәлә Гыйләҗева.
Күгәй

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев