Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Суда кабат фаҗига

Узган ял көннәрендә «Заря-5» СНТ (Октябрьский бистәсе) янында Идел елгасында суда 48 яшьлек ир-ат батып үлгән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, ул компания белән ярда ял иткән. Күпмедер вакыттанан соң су коенырга керә һәм югала. Башта танышлары аны мөстәкыйль рәвештә эзләргә омтылып карый, аннары коткаручыларны чакырта.

Ярдәмгә килгән 2нче зона эзләү-коткару отрядының (Казан) водолазлары ир-атның мәетен кич белән 50 метр ераклыкта, 5 метр тирәнлектә таба. Мәрхүмнең шәхесен ачыклаганнар, ул Казанда яшәгән, ял көннәрендә танышлары белән ял итәргә килгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фаҗига булган урын ял итү һәм коену өчен җиһазландырылмаган, бу хакта тыелган аншлаглар да раслый. Әмма бу эссе көннәрдә су коенырга теләүчеләрне бернинди кисәтүләр дә туктатмый. Шул ук вакытта ял итүчеләрнең күбесе, суда куркынычсызлык чаралары турында онытып, исерек хәлдә керә. Югалган кешеләрнең күбесе нәкъ менә шундый очракларга туры килә. Кешеләр үлеменең төп сәбәпләре -билгеләнмәгән урыннарда су коену һәм исерек хәлдә булу. Шунысы да мәгълүм, нигездә, яхшы йөзүчеләр үлә.

Коену сезоны башланганнан бирле Яшел Үзән районында бу батып үлгән икенче кеше. ГИМС Яшел Үзән инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре гражданнарны суда бик сак булырга, куркынычсызлык чаралары турында истә тотарга өнди. Су янында ял иткән вакытта спиртлы эчемлекләр кулланмаска, балаларны аеруча игътибар белән күзәтергә кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев