Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Су бирү белән өзеклекләрнең сәбәбе - аномаль эсселек

Соңгы берничә көндә яшел үзәнлеләр чаң суга - фатирларда су югалган.

Кемнеңдер краныннан түбән басым аркасында ул самовар борыныннан кебек ага, ә кемднәрнеңдер, бигрәк тә соңгы катларда яшәүчеләр, бөтенләй су белән тәэмин ителми кала.

"ЗВКС" ОА хәбәр иткәнчә, һава температурасының аномаль югары булуы аркасында Яшел Үзәндә су куллану шактый арткан, бигрәк тә кичке вакытта.

- Яшел Үзән су алу җайланмаларыннан бирелгән су күләме, гадәттәге ысул белән чагыштырганда, 15-20 %ка артты, барлык скважиналар, шул исәптән резерв скважиналар да эшкә җигелде. Бүгенге көндә су бирүне тагын да арттырырга мөмкин түгел, чөнки резервуарларда янгын чыгу очрагында, су дәрәҗәсен сакларга кирәк, чөнки аномаль эсселек шартларында янгын куркынычы югары, - дип аңлаталар Водоканалда.

Хәзерге вакытта проблеманы хәл итү өчен Көнбатыш су җыю җайланмасында ике скважина бораулау эшләре алып барыла. Аларны файдалануга тапшыру Яшел Үзәнгә су бирүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук, предприятие белгечләре билгеләп үткәнчә, "Чиста су" программасы буенча озак вакытлы перспективада яңа су туплау җайланмасы төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев