Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Су 6 тоннага күбрәк: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында яңа янгын сүндерү машиналарының өстенлекләре турында сөйләделәр

Бүген тапшырылган янгын сүндерү машиналары арасында - 17 яңа, капремонт программасы буенча торгызылган 12 машина бар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яңа янгын сүндерү техникасының өстенлекләре турында сөйләделәр, аның ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

33 автомобиль, шуларның 17 се яңа, 12 се янгын сүндерү техникасын капиталь ремонтлау республика программасы ярдәмендә төзекләндерелгән һәм 4 «Хендэ» җиңел машинасы.

«Капремонт - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уникаль программа ул. Реставрацияләнгән машиналарда агрегатлар алыштырылган, дизель двигательләре урнаштырылган, алар авыр көчне арттыра һәм ягулык-майлау материалларын экономияләү мөмкинлеген бирә. Өч ел эчендә 130 берәмлектән артык техника төзекләндерелде инде», - дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин.

Яңа һәм төзекләндерелгән машиналарны янгын сүндерү бүлекчәләренә тапшырдылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, техника сыйфаты күпкә яхшырган. Мәсәлән, яңа янгын сүндерү машиналарында су запасы арткан.

"Элек су күләме 2,5 куб тәшкил итә иде. Яңа машиналарда су запасы 8 кубка кадәр артты. Бу күпкә яхшырак, суга сирәгрәк йөрергә кирәк булачак”, - дип, яңа янгын сүндерү машинасыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты йөртүчесе Алексей Алтынов.

Техникада яңа насослар һәм электроника урнаштырылган, дип өстәде ул.

"Машинаның яңа булуы сизелә. Идарә итүе уңайлырак», - дип билгеләп үтте машина йөртүче.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яңа махсус техника хәзер һәлакәт урынына тизрәк барып җитәргә, янгыннарны сүндерергә һәм кешеләрне коткарырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышана.

Элегрәк “Татар-информ” МА хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручыларына 33 яңа янгын сүндерү машинасы ачкычлары тапшырды.

Тантаналы чара бүген “Казан” гаилә үзәгендә узды. Яңа техника өчен республика бюджетыннан 180 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев