Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Студентларның стипендиясен арттырмакчылар

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы студентларга дәүләт стипендияләре күләмен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр арттырырга планлаштыра, дип хәбәр ителә РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә.

«Студентларга дәүләт академик стипендияләрен минималь хезмәт хакы күләменә кадәр арттыру федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре күләмен сизелерлек арттыруны таләп итәчәк. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында укучыларны стипендия белән тәэмин итүне арттыруның төрле вариантлары эшләнә, шул исәптән студентларга дәүләт стипендияләрен МРОТ дәрәҗәсенә кадәр арттыру», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук ведомство дәүләт социаль стипендияләрен финанслар белән тәэмин итүгә өстәмә ихтыяҗны исәпләү буенча эш алып барган. Шулай итеп, министрлык «2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына федераль бюджет турында»гы законга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләү кысаларында дәүләт социаль стипендияләрен 8 млрд.сумга якын күләмдә финанслар белән тәэмин итүне арттыру кирәклеге турында белдерә.

2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 12 130 сум тәшкил итә. Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 елның сентябрендә РФ буенча дәүләт академик стипендиясенең уртача күләме 2 980 сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев