Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Студентлар десанты» полициягә төште

Студентлар көне алдыннан, Россия Эчке эшләр министр лыгының Яшел Үзән районы бүлеге «Студентлар десанты» Бөтенроссия акциясен уздырды. Әлеге чарада Яшел Үзән механика көллияте, ЗИМИТ КНИТУ-КАИ, В.Г. Тимирясов исемендәге КИУ студентлары катнашты.

Бу мавыктыргыч экскурсия эчке эшләр бүлеге эшчәнлеге турында фильм караудан башланды. Бүлекнең шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Фидан Миндибаев аларга полиция хезмәте турында сөйләп, эчке эшләр органнарына хезмәткә урнашу мәсьәләләренә, кандидатларга куелган таләпләргә һәм социаль гарантияләргә тукталды.
Студентлар арасында хезмәт автотранспорты белән кызыксынучылар табылды. ЮХИДИ һәм патруль-пост бүлеге хезмәткәрләре автомобиль эчендәге җиһазларның билгеләнеше турында сөйләде.

Экскурсия тирда дәвам итте, анда тәртип сакчылары корал һәм эчке эшләр органнарында кулланылган махсус коралларны күрсәтте.
Эксперт-криминалистика үзәге дә студентларда зур кызыксыну уятты. Монда җитәкче урынбасары Марина Ильина кунакларны ялган банкнотларга һәм документларга экспертиза үткәрү турында сөйләде. Студентлар үзләрен эксперт ролендә сынап карады.

Тикшерү бүлеге хезмәткәрләре Венера Насыйбуллина һәм Роман Сурков студентларга шулай ук, тикшерү тәҗрибәсеннән мисаллар китерде, җинаять урынындагы эш алгоритмын аңлатты.
Соңыннан, музейда ветераннар советы рәисе Алексей Карин экспонатлар белән таныштырып, ветераннар турында кызыклы фактларны, батырлыкларны искә алды.
Мондый чаралар яшьләргә полиция хезмәткәрләренең эшен бөтен тулылыгы белән күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бәлки, аларның кайберләре киләчәктә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре сафын тулыландырыр.

Ландыш Ярхәмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев