Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сүтәргәме, әллә төзекләндерергәме? Эксперт фикере

2 апрельдә Горький исемендәге мәдәният йортында, Гоголь урамы – 45а адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта яшәүчеләр белән администрация вәкилләренең чираттагы очрашуы булды.

Анда, шулай ук, әлеге торак конструкциясенең экспертизасы белән шөгыльләнеп, иң мөһим – төзекләндерергәме әллә сүтәргәме дигән сорауга җавап бирергә тиеш булучы, проект-эксперт оешмасының директоры да чакырылган иде.

– Хәзерге вакытта без программа буенча, йортның зыян күргән участокларын билгелибез. Тупланган әлеге үрнәкләрне Казанга Энергетика университетына төзелеш-эксперт лабораториясенә озатабыз, Яшел Үзәндә андый лаборатория юк, – дип аңлатты проект-эксперт оешмасы директоры Илгиз Җамалетдинов.
Экспертиза үзе берничә этаптан тора. Белгечләр иң элек  нигез грунтын тикшерә, шуннан соң үрнәкләрнең калган ресурсларын аныклый. Аннары – тикшереп сынау хисаплары буенча диварларны һәм күтәреп тору конс­трукцияләрен ныгытып төзекләндерү мөмкинлеге билгеләнә. Әлеге этаплардан соң, экономик күрсәткечләр тикшерелә: реконструкция үзен аклармы? Чөнки кайвакыттта ул яңа бина төзүгә караганда да кыйммәтрәккә чыга.
– Барлык шул этапларны узу өчен безгә 1,5-2 ай вакыт кирәк. Ә йортның төзекләндерерлекме-юкмы икәнен инде бер айдан соң ук әйтеп булачак. Карап тикшерү нәтиҗәсе буенча торакның авария хәлендә булуын әйтә алам. Ә конструкциянең эчке торышына бәяне бары тик экспертизадан соң гына  бирергә мөмкин, – дип билгеләде Илгиз Җамалетдинов.
Эксперт, бинаның ишелүенә эксплуатация дефектлары сәбәпче, дип өстәде.

Тулырак материал газетаның җомга санында (№24).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск общежитие обрушилось здание