Стартаперлар һәм яшь бизнесменнар өчен белем бирү проектының өченче блогы
«Порт» яшьләр үзәгендә яшьләр өчен эмоциональ яну темасына белем бирү коучингының чираттагы модуле узды. Блокның спикеры булып «Березка» Дәүләт Корпорациясенә нигез салучы, бизнес-тренер Рузилә Тимергалиева # timergaleevaofficial чыгыш ясады.
Үз-үзеңне яндыру турында, медицина күзлегеннән, яшәү рәвешен модификацияләү һәм медикоментоз булмаган сәламәтләндерү буенча белгеч Айгөл Усманова сөйләде.
⠀
Проектның инициаторы, район башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев сүзләренә караганда, һәр блокта алынган мәгълүмат бәясез, спикерлар үзләренең бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, хаталарны тикшерә.
⠀
Белем бирү коучингының чираттагы блогы 15 майда «Порт» яшьләр үзәгендә булачак. Башлана 11: 00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев