Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СССР һәм Россиянең иң күп рольләр башкаручы актерларының берсе Армен Джигарханян вафат

Гомумән алганда, ул якынча 270 фильмда уйнады.

14 ноябрьгә каршы төндә актер һәм режиссер Армен Джигарханян вафат булды. Бу хакта актер эшләгән театр вәкилләре хәбәр итә.

"Армен Борисович Джигарханян, атаклы артист һәм лидер, аның исемен йөрткән театр җитәкчесе вафат булды", - диелә хәбәрдә.

Артистның дусты Артур Согомонян ачыклаганча, актерның йөрәге иртәнге алтыда тукталган. Джигарханянга 85 яшь иде.

Армен Борисович Джигарханян 1935 елның октябрендә туган. Совет, рус һәм әрмән актеры, театр режиссеры һәм педагогы; СССРның халык артисты Әрмән ССРның ике Дәүләт премиясе лауреаты.

Мәскәү драма театрына нигез салучыларның берсе, президенты һәм сәнгать җитәкчесе. Гомумән алганда, якынча 270 фильмда уйнады, СССР һәм Россиянең иң кирәкле актерларының берсе булды.

Аның иң якты эшләре арасында - "Треугольник"та тимерче Уста Мукуч, "Когда наступает сентябрь..." драмасында Левон Погосян, "Новые преключения неуловимых"та штабс-капитан Овечкин, "Операция Трест"" телефильмында чекист Артузов, "Шестое июля" тарихи драмасында эсер Прош Прошьян, "Журавушка"да Михаил Стышной, «Место встречи изменить нельзя» драмасында Горбатый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев